XX й?з башы татар прозасын ?йр?н?не йомгаклау д?ресе

Сингапур алымнарын кулланып,

ФГОСка туры китереп үткәрү өчен дәрес эшкәртмәсе

Эшкәртмәне төзеде: Сарман муниципаль районы МБББУ “Сарман гимназиясе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салихова Алсу Нисбәт кызы.

Тема: XX йөз башы татар прозасын өйрәнүне йомгаклау дәресе

Максат:

эзләнергә этәреп, XX йөз башы татар прозасының үсеш үзенчәлекләре хакында белемнәрне системалаштыру;

проблема куеп, мөстәкыйль рәвештә татар әдәбиятын үсештә-үзгәрештә күзалларга өйрәнү;

Әдәбият теориясе:

модернизм юнәлеше, аның импрессионизм, экспрессионизм, футуризм, символизм, абстракт сәнгать кебек алымнары, натурализм.

Методик алымнар:

Укытучы сүзе, эзләнүчән әңгәмә, кабатлау, искә төшерү өчен сорауларга җавап бирү, Сингапур алымнары (“Фо бокс синектикс”, “Континиус раунд робин”,“Эй-ар-гайд”, “Клок баддис”, “Инсайт-аутсайд секл”, “Парковка”)

Дәрес барышы

Укучылар, дәрес барышына уңай халәт тудыру өчен бер-беребезне сәламлик (кул болгыйлар), укытучыны сәламлибез, кунакларны сәламлибез.

XX йөз башы татар прозасының Яңа чорга күчү сәбәпләрен нәрсәдә күрәсез? (таблицага язалар,“Эй-ар-гайд”)

Фикер туплаганга кадәр

Сәбәпләр

Фикер туплаганнан соң

Беренче рус инкыйлабы тудырган азатлык хисләре

Милли азатлык хисләренең көчәюе

Милли тарихка борылу

М.Гафури иҗаты

Әдәбиятта психологизмның артуы

Эзлекле, системалы әсәрләр

Татар әдәбиятына Европа йогынтысы

1.Эзләнүчән әңгәмә

-XX йөз башы татар прозасын кайсы әсәрләр аша өйрәндек?

-татар прозасының казанышлары нидән гыйбарәт?

-проза әсәрләрендә нинди мәсьәләләр калку куела?

-язучылар милли идеяне гамәлгә ашыруның нинди юлларын күрсәтәләр?

(Г.Исхакый, Ф.Әмирхан әсәрләре мисалында аңлатыгыз)

-нинди жанрлар үсә? Мисаллар.

-Чынбарлыкны сәнгатьле тасвирлауда татар әдәбияты нинди казанышларга ирешә?

-Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабай” әсәрендә нинди алымнар бар?

-Ф.Әмирханның “Хәят” повестенда нинди үзенчәлекләр барлыкка килә?

— XX йөз башы татар прозасын яңа үрләргә күтәрелә дибез, ә нәрсә белән XX йөз башы татар әдәбияты XIX гасыр әдәбиятыннан аерыла соң? Мисал китерегез (М.Акъегетзадә “Хисаметдин менла”)

Укытучы сүзе

(дәфтәрләргә язып куябыз)

Димәк, XX йөз башы –сүз сәнгатенең реалистик-романтик дәвере.Моңынчы Шәрек әдәбиятлары йогынтысында үскән татар әдәбияты рус, Европа дөньясына йөз белән борыла. XX йөз башы әдәбияты Яңарыш чорына керә һәм башка әдәбиятларның синтезын бирә. Шул сәбәпле, татар әдәбиятында яңа әдәби юнәлешләр формалаша. Нигездә, яңа тип романтизм туа. Аның барлыкка килү сәбәпләре:

1.Беренче рус инкыйлабы тудырган азатлык хисләре;

2.Милли азатлык хисләренең көчәюе;

3.Милли тарихка борылу;

4.Әдәбиятта психологизмның артуы ( кеше психологиясен тасвирлау);

5.Татар әдәбиятына Европа йогынтысы.

(укучылар таблицаны дөрес итеп тутыра һәм “Клок баддис” (сәгать буенча иптәшең белән) алымы ярдәмендә фикерләшә.) Мин сорыйм.

XX йөз башы татар прозасында реализм белән романтизм бергә яши, синтезлаша. Мисал итеп Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, М.Гафури иҗатларын атарга була.

Укучылар, ә хәзер фикерләрегезне белү өчен бирем эшлибез ( кәгазьне 4кә бөкләп почмакларына рәсем ясыйбыз. Уртадагы билгеләмә белән рәсемнәрнең уртаклыгын табабыз) (“Фо бокс синектикс”)

Иптәшләрегез белән түгәрәк буенча фикер алышыгыз.(“Континиус раунд робин”) (1нче укучы башлый, түгәрәк буенча дәвам итә) Сорыйм.

Шулай итеп, XX йөз башы татар әдәбияты тәмам формалашып бетә. Бу чорны ике баскычка аерып була:

1.1885-1908 нче еллар

2.10 нчы еллар прозасы

Укучылар, өй эше итеп сезгә XX йөз башы татар әдәбиятында жанрлар һәм темаларны карап килергә кушылган иде. Рәхим итеп сүз сезгә. (Инсайт-аутсайд секл”)

(Хәзер, А, Б партнерларыгыз белән түгәрәккә басып, минем сорауларның җавабы саны буенча атлыйбыз һәм каршыдагы иптәшегезгә әзерләгән чыгышларыгызны сөйлисез) (Укучылар җавабы: Жанрлар:сатира жанры, хикәя , повесть жанры, темалар: гади кеше, гади халык темасы, татар зыялыларының тормышы, тарихи темалар, хатын-кыз азатлыгы темасы)

1нче сорау. Татар әдәбиятында яңа әдәби юнәлешләрнең барлыкка килү сәбәпләре ничәү? –жанрлар һәм темалар турында сөйләргә.

2нче сорау. XX йөз башы татар әдәбиятының формалашу баскычлары –Г.Исхакый иҗатындагы төп тема нинди?

3нче сорау. XX йөз башы татар әдәбиятын ничә язучы иҗаты үрнәгендә өйрәндек – Ф.Әмирханның яратып сурәтләгән хатын-кыз образы.

Укытучы сүзе. Йомгак.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була, язучылар, үз әсәрләрен матуррак, кызыклырак итү өчен яңа алымнарга мөрәҗәгать итәләр. Мәгърифәтчелек әдәбияты традицияләрен куллану әсәрләрнең кызыксындыру сәләтен киметүче сыйфат буларак билгеләнә.Чынбарлык үзе язучыларны сурәтләүнең яңа формаларын эзләргә мәҗбүр итә, чөнки иске формалар халык тарихындагы яңа этапны тасвирлау өчен ярамый башлый. Татар әдәбиятында психологизмның үсүе, романтизм әдәбияты формалашу шушы ихтыяҗга җавап булып тора.

Парковка”— укучылар дәрескә карата фикерләрен язып элеп чыгып китәләр.

Поделитесь материалом коллегами:
Помощь учителям и учащимся